Playing via Spotify Playing via YouTube
Skip to YouTube video

Loading player…

Scrobble from Spotify?

Connect your Spotify account to your Last.fm account and scrobble everything you listen to, from any Spotify app on any device or platform.

Connect to Spotify

Dismiss

Lyrics

Тирән диңгез
Тирән иде диңгезебез
Без узышып йөзеп чыктык аны нигә
Ә нинди наз белән тулы иде суы
Мең ел элек без сикердек аңа бергә
Текә ярдан
Чыкма судан
Чыкма судан
Чыкма судан

Чыкма судан
Чыкма судан
Чыкма судан

Lyrics continue below...

Don't want to see ads? Upgrade Now

Бу офыктан
Кояш каны агып тора иде һәр кич
Ә без карап тора идек аңа, сокланып, ерактан
Хыяллана идек, беркөн куып җитеп диңгез читен
Күрербез дип бу галәмне теге яктан
Чыксак судан
Нәрсә булыр
Чыксак судан
Чыксак судан
Нәрсә булыр
Чыксак судан

Офык - үткен пычак йөзе
Киселәсең, сак бул, йөзеп
Җитсәң - ул ялтырап тора
Ә тисәң - кисеп аера
Һавадан суны
Гәүдәдән җанны
Һавадан суны
Гәүдәдән җанны
Һавадан суны
Гәүдәдән җанны

Коры җиргә
Дулкын ташлап киткән безне
Без, тын да алмыйча, тизрәк очканбыз суынып беткән күгебезгә
Нигә соң кояшка гына карап торганбыз юл буе
Бер дә карамыйча күзгә
Ә нинди хис бүләк иде безгә
Хис җилендә без куышып, тузып беттек
Без, тончыгып, бутап асны-өсне, күкне боздык
Яңгыр булып яудым тиз-тиз
Яшен булып, син, атылып стрелою вниз
Баттың суда
Баттың суда

Кояш нуры - пычак очы
Киселәсең, сак бул, очып
Җитсәң, ул ялтырап тора
Ә тисәң - кисеп аера
Төннән көнне
Миннән сине
Һавадан суны
Гәүдәдән җанны
Төннән көнне
Миннән сине
Һавадан суны
Гәүдәдән җанны

Writer(s): барамия и.ю., гайсина а.н., гимадиев и.и.

Don't want to see ads? Upgrade Now

API Calls